Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Район хәбәрләре

«Ел тәрбиячесе - 2026» конкурсында Олы Әтнә «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе җиңүче булды

«Әкият» курчак театрының әкияти атмосферасында «Ел укытучысы — 2026» һәм «Ел тәрбиячесе — 2026» конкурсларының төбәк этабы тәмамланды

«Ел тәрбиячесе - 2026» конкурсында Олы Әтнә «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Киямова  Рания Наилевна балалар бакчасындагы этаптан алып район һәм зона дәрәҗәләренә кадәр барлык сынауларны да лаеклы үтте, аларның һәркайсында югары педагогик осталык күрсәтте. 

Ул үзенең эш тәҗрибәсен лаеклы тәкъдим итеп кенә калмады,  педагог һөнәренең иҗат һәм балаларга чиксез мәхәббәт белән тулы һөнәр икәнлеген дә исбатлый алды. 

Республика финалына кадәр юлны үтү — ул бик зур хезмәт, йокысыз төннәр һәм балаларга чиксез мәхәббәт.

Лаеклы катнашуыгыз белән котлыйбыз һәм яңа иҗади күтәрелешләр телибез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев