Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Район хәбәрләре

Гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында Күәм балалар бакчасында очрашу булды

Күәм балалар бакчасына Арча районы янгын бүлеге сак буенча инструкторы Миләүшә Рәхимова килде.

Бакчага кунакка Арча районы янгын бүлеге сак буенча инструкторы Миләүшә Рәхимова килде. Ул балалар өчен куркынычсызлык нигезләре буенча кызыклы һәм файдалы хикәяләр сөйләде. Кызыклы видеосюжет күрсәтте.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга "Шырпы - балаларга уенчык түгел", ут белән уйнау бик куркыныч булуы турында сөйләде. Утсыз яшәү дә мөмкин түгел, ләкин кеше сак кыланмаса, рәхимсез дошманына әверелергә дә мөмкин икәнен аңлатты.

Балалар игътибар белән тыңладылар. Кисәтүләрне балаларга кечкенә вакыттан төшендерү бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев