Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район хәбәрләре

Имеш-мимешләргә нокта куеп... кабат бруцеллез турында

“Тукай” күмәк хуҗалы­гыннан соңгы партия авыру терлекләрне алып киттеләр.

Район ветеринар станция җитәкчесе Руслан Фәй­зрах­манов белән әңгәмәбез әнә шул хакта булды.
– Барысы биш меңнән артык терлекне озаттык, – дип баш­лады ул сүзен.
Әлбәттә, әлеге чир нә­ти­җәсендә үлүче терлекләр дә булган. Халык арасында ул хакта да төрле сүзләр, имеш-мимешләр йөрде. Баш мал та­бибыннан бу турыда да со­раш­тык.
– Шәкәнәч авылы янында зур траншея казылды, рәсми, законлы нигездә үлгән тер­лекләр яндырып юк ителде. Барысы 119 баш терлекне ян­дырырдык, – диде ул.
Буласы – булган, инде ышанычлы саклану чаралары күрү кирәк. Ә иң ышанычлысы – авы­руны булдырмау. 
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ
Бруцеллез – терлектән кешегә дә йогып, терәк-хәрәкәт, йөрәк-кан тамыры, нерв һәм башка органнарны зарарлап, еш кына инвалидлыкка китерүче аеруча куркыныч инфекцион чир. Бу очракта районның баш мал табибы махсус белешмәсе булмаган терлекләрне читтән сатып алмаска киңәш итә. Бу очракта сүз бруцеллез турында гына да түгел. Башка төр чирләр дә Россиянең төрле өлкәләрендә әледән-әле кабынып торалар. Массакүләм-мәгълүмат чара­лары күптән түгел генә Морки, Биектау районнарында бул­ган шундый очраклар ту­рында хәбәр иттеләр. Ә бит бу районнар әллә ни ерак түгел, безнең “ут күр­ше”ләр. Өстәвенә, авылларда яшь бозау сатып йөрүчеләр дә күренгәли. Кыскасы, аң бу­лыйк, райондашлар: читтән китерелгән терлектә ниндидер авыру булмауга бернинди гаран­тия дә юк! “Терлекне ышанычлы җирдән генә алыгыз. Теләсә-кем сатканга кызыга күрмәгез. Иң мөһиме – терлекнең сау-сәламәтлегенә белеш­мәсе булсын”, – дип киңәш итә ве­те­ринар станция җитәкчесе.
Социаль челтәрләрдә күрен­гәли – район халкын ит, сөт сатып алу проблемасы да бор­чый. “Кибеттән алганда куркынычы юк, чөнки белеш­мәләре, рөхсәт кәгазьләре бар. Әмма кемнәрдер мал суй­ган, дип, ит сатып алырга ашыкмагыз”, – ди җитәкче. Бу очракта тагын бер ышанычлы ысул бар: әйтик, иткә дип суйган мал­ның канын ветстанция лабо­раториясенә биреп тик­шертергә була. Сөт буенча да сак булу кирәк. Дөрес, шәхси хуҗа­лыкларда бруцеллез юк, шулай да үзең тыныч булу өчен сөтне кайнатып эчүең отышлы.
ИСТӘ ТОТЫГЫЗ
Кешегә бруцеллез йогу, башлыча, авыру терлекне тәр­бияләгәндә, бозаулатканда, кул белән плацентны аерганда,  авыру терлектән алган чимал белән эш иткәндә, сөт-ит про­дуктларын тиешенчә термик эшкәртмичә кулланганда, үл­гән мал яки биоматериал, шу­­­лай ук авыру терлектән чык­кан бүлентекләр белән кон­­тактка кергәндә, тиресен җы­еш­тырганда булырга мөм­кин. Тел сөяксез бит ул. Бу очракта халык арасында йөргән төрле гайбәт сүзләрне күз алдында тотыйк – имештер, торакка сәламәт терлекләрне 1 елдан соң гына, яисә, 4 ай узгач кына кертергә була! Баш мал табибы анысын да ачыклап узды: “Бу проблема кыш фасылы булу нәтиҗәсендә генә катлаулы. Җир ачылып, бөтен территорияне яхшылап эшкәрткәч, терлекне кабат кертергә була”, – дип саный ул. Әлеге вакытта торак эчләре хлор-известь ку­шыл­масы белән тиешенчә дезин­фекцияләнә.
Тагын бер яңалык: бүгенге көндә 2 айдан югары һәр мөгезле эре терлектән кан алалар. Күмәк хуҗалыклардан гына түгел, шәхси хуҗалыклар терлекләреннән дә.
Янә бер өлеш райондашны тынычландырырга ашыгыйк. Бруцеллезның бу тибы бары мөгезле эре терлекләрдә генә була. Ягъни, сарык, кәҗә ише малга кагылмый. “Бруцелла абортус” исемле бу тип авыруны дәвалау да җиңелрәк санала икән.
ИНФЕКЦИЯ ТОТРЫКЛЫ
Бруцеллезны китереп чыга­ручы матдә тышкы мохиттә дә, азык-төлек продуктларында да зур тотрыклылыкка ия. Суыткычта сакланучы сөттә – 10 көн, сыер маенда – бер айга якын, өйдә ясалган сырда – 3 атнага кадәр, брынзада – 45 көн, катык, каймакта – 15 көнгәчә, иттә – 12 көнгә кадәр, малның эчке органнарында, сөяк, мускул, лимфоузелларында 1 айдан артык яши. Ә менә туң­дырылган булса, бруцелла ит һәм сөт продуктларында бө­тен саклау чорында кеше сә­ла­мәт­леге өчен куркыныч санала. Авы­­ру терлек аслыгында һәм туф­­ракта 100 көн буе, суда – 16-17 атна яшәргә сәләтле.
Кешегә иярсә, инкубация чоры 1-4 атна, әгәр яшерен рәвештә барса – 2-3 айгача була. Авыру, гадәттә, 7-10 көн буе 38-40 градускача тән температурасы күтәрелү белән башлана. 
Иң мөһиме игътибарлы бу­лыйк. Теләсә-кайдан терлек сатып алмыйк. Алган очракта да, терлекнең ветеринар белеш­мәсе турында сорашырга оныт­мыйк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев