«Балалар белән бергәләп алтын көз, аның муллыгы һәм көзге уңыш турында әңгәмә кордык», - дип хәбәр итәләр Югары Сәрдәдән.
Балалар яшелчә һәм җимешләрнең файдасы турында белеп, кызыклы сорауларга җавап биргәннәр. Ә соңыннан һәркем үзенең яраткан җимешен яки яшелчәсен кәгазьгә төшергән. «Безнең «көзге кәрзинебез» шундый бай һәм якты килеп чыкты», – диләр оештыручылар.
Нет комментариев