Казанда 2026 елның 1 гыйнварыннан метрода йөрү һәм багаж ташуга бәяләр үзгәрәчәк
Район хәбәрләре

Казанда 2026 елның 1 гыйнварыннан метрода йөрү һәм багаж ташуга бәяләр үзгәрәчәк

Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты Казанда метрополитен хезмәтләренә яңа тарифлар раслады

2026 елның 1 гыйнварыннан метрода йөрү һәм багаж ташуга бәяләр үзгәрәчәк. Шулай итеп, тиешле карар хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган һәм 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк, дип хәбәр ителә Татар-информ агентлыгында.

Документ нигезендә, бер тапкыр бирелә торган билет сатып алганда бер тапкыр йөрү бәясе 46 сум тәшкил итәчәк, ә 100 сәфәргә транспорт картасы белән түләгәндә – 36 сум. Кул йөген билгеләнгән нормалардан тыш ташуга Тариф шулай ук 46 сум тәшкил итәчәк. Юл йөрү өчен акча һәм банк картасы белән дә, транспорт картасы яки QR-код кулланып та түләргә мөмкин. Кул йөген нормадан артыграк ташу юл бәясеннән аерым түләнә.


Нет комментариев