Көчләр тигез түгел...
Район хәбәрләре

Көчләр тигез түгел...

Оешмалар арасында баручы спартакиаданың чираттагы төре узды.

"Ашыт" мәдәният һәм спорт үзәгендә 10 командадан 20 ир-егет шахмат уйнады. Берәү: "Спортның иң травма ягыннан куркыныч төре ул. Чөнки анда ат та бар, фил дә. Аллаһ сакласын инде", дип әйтте ди. Кыскасы, әнә шул зур хайваннардан курыкмаучылар җыелган иде биредә. Барысы 7 тур булырга тиеш, ә бу көнне 3 тур уеннары уйналды. Калганнары, ул-бу үзгәрешләр кертелмәсә, бер атнадан узарга тиеш.


Нет комментариев