Күшәр балалар бакчасында  чыгарылыш - фоторепортаж
Район хәбәрләре

Күшәр балалар бакчасында чыгарылыш - фоторепортаж

Бүген Күшәр авылының "Кояшкай" балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе булды.

- Бик күңелле итеп оештырганнар, балаларыбыз күз явын алырлык, әле генә бакчага кергәннәр иде, ни арада уза бу гомер. Балалар мәктәп яшенә җиттеләр. Тәртипкә өйрәнделәр, укый- саный беләләр. Тәрбиячеләргә, "Кояшкай"да эшләүче һәр хезмәткәргә рәхмәтле без, исән-имин эшләсеннәр, - дип хәбәр иттеләр әти-әниләр.

    Балалар бакчасын 8 бала тәмамлады, 4 кыз, 4 малай.  6сы Күшәр мәктәбенә укырга керәчәк, 2се - Олы Әтнә мәктәбенә барачак. 

Гөлүсә Галимҗанова фотолары


Нет комментариев