Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Район хәбәрләре

Күләмле ремонт башланды

Олы Әтнә – Ары юлының Каенсар тукталышыннан Күлле Киме авылына менүче юлдагы күпергә кадәр өлеше төзәтелә. Чынлыкта, гадәти ремонт кына да түгел бу...

Гомумән, игътибар ит­кән­сездер инде, быелгы җәй районы­быз, алай гына да түгел, бө­тен республика юлларына бик күп яңалыклар алып килде.
– Ә монысы республика программасы нигезендә ясалучы ремонт. Подрядчигы – “Татавтодор” оешмасы, – дип таныштырды район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Халиков. 

Ни өчен бу участокны гына ре­монтлыйлар икән дип га­җәп­ләнерсез. Сер түгел, бү­генге көндә Арыга кадәр җи­мерелгән бу юл. Бу хакта “Татавтодор”ның Арча филиалы Әтнә участогы җитәкчесе Ра­мил Галаүтдиновтан да сораштык. Аңлавыбызча, нәкъ шушы участок аеруча начар хәл­дә икән.

– Бу участокта дамбаны ук технологияләрне бозып күтәргәннәр. Шуңа күрә өслек ничек кенә нык булмасын, ул уйнау нәтиҗәсендә асфальт юл җимерелә. Җирне үзгәртеп ясарга туры киләчәк. Дөрес, инде асфальт үзе дә нык тузган, – диде ул.
Хәзер шул юлны төзәтәләр. Нигезенә кадәр төшеп, кара балчыкны тиешлегә алыштырырга планлаштыралар. Бик зур күләмле эш булачак бу.
Участокны ремонтлау прорабы Илнур Хөсәенов исә:
– Инде иске асфальтны кырып алдык, – диде. 
Монысы бик вакытлы дияргә дә була, дөресен әйткәндә, бу юлда техника белән йөрү хәйран ук куркынычка әйләнгән иде инде. Иң мөһиме – бу юлны ремонтлауны озакка сузмыйбыз дип вәгъдә итәләр. Техникалары – күп, эшләүчеләре – җитәрлек. Тиздән 1 км да 235 метр ара тәшкил иткән бу учас­ток өр-яңа булачак, диләр. Хәт­та Үртәм елгасы аша салынган күпер дә яңарачак. Дөрес, анысын башка оешма ремонтлый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев