Күшәр мәктәбендә Яңа ел кичәсе
Күшәр мәктәбендә бик матур әкияте тамашада бәйрәм итте укучылар.
Бәйрәмгә килүчеләрне ишек алдыннан ук кар сыннары: кыш бабай, Кар кызы, чыршылар, ел фасыллары каршы алган булса, ә мәктәп коридоры, сыйныфлар, чара узасы зал искиткеч итеп бизәлгән иде. Яңа ел чарасы бик матур әкият - тамаша белән башланып китте.
Хат ташучы Печкин мәктәп директорына хат тапшыргач: бу хат Кыш бабайдан һәм анда баларны уңышлары белән котлый торырга дигән хәбәр бар иде.
Әлбәттә директор Фәнис Хәбирович олимпиадаларда катнашкан балаларны, сыйныф бүлмәләре бизәлеше өчен укучыларны котлап һәм бүләкләп китте. Ә аннан авыл китапханәчесе китапханәдә узган конкурс җиңүчеләрен һәм катнашучыларын, "Иң күп китап укучы" ларга рәхмәт әйтеп бүләкләрен тапшырды. Яңа ел тамашасына һәр сыйныфның һәр укучысы катнашты: җырлар, биюләр, шигырьләр, скетчлар барысы да югары дәрәҗәдә иде. Залда утырган тамашачылар белән дә уеннар оештырдылар, маскалар да киенеп чыгып үзләрен якладылар. Чын бәйрәм ялы бүләк итте укучылар әти - әниләренә һәм килгән кунакларга. Бу чараны оештыруга көч куйган һәр сыйныф җитәкчесенә, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Елизавета Петровнага зур рәхмәт.Укучыларга бүләк тапшыруны да үзенчәлекле итеп оештырды мәктәп коллективы: Кыш бабай (физкультура укытучысы Ришат Абдуллазянов), Кар кызы (уку буенча директор урынбасары Галия Мөхәмәтсалих кызы) һәр сыйныфка кереп һәр укучыга бүләкләр тапшырды. Мондый укытучылар булган да, мондый җитәкчеләр булганда мәктәптә шат балалар авазы озак яңгырар әле.
Күшәр авылы китапханәчесе Гөлүсә Галимҗанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев