Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Район хәбәрләре

“Мәктәптән тыш эшләр үзәге”нең отчет фестивале

***

Мәктәптән тыш эшләр үзәге”нең отчет фестивале узды.

Үзәк каршында эшләп килүче берләшмәләр оештырган күргәзмәләр һәм күп төрле концерт номерлары күрсәтелде.

Театр коллективлары Ватанны саклаучылар елына багышланган спектакльләр куйдылар, яшь хәрәкәт инспекторлары юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр, ә мәктәпкәчә яшьтәге балалар башлангыч мәктәп укучылары белән беррәттән инглиз телендә шигырь сөйләделәр.

“Мәктәптән тыш эшләр үзәге” директоры М.Н.Гарипова үзенең докладында уку елына йомгак ясады һәм югары һөнәри сыйфатларга, эшләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән педагогларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Отчет фестивале чын уңыш бәйрәменә әверелде, Үзәктә шөгыльләнүче укучыларның гаять зур иҗади потенциалын күрсәтте!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев