Назимә әбине туган көне белән котладылар
Кече Әтнә авылында яшәүче Назимә әби Хәбибуллинаны моннан 4 ел элек юбилее белән котлаган идек. Быел юбилее булмаса да туган көне белән котлап уздык.
Быелгы елдан хөкүмәтебезнең тыл хезмәтчәннәрен ел да туган көн белән котларга дигән фәрманы чыкты. Хәер хәзер аларның сафлары да сирәгәя бара инде.
Ак яулыклы, мөлаем йөзле Назимә әбекәй Хәбибуллина төп йортның мөхтәрәм кешесе. Моннан дүрт ел элек нинди булса, әле дә шундый җитез, ачык күңелле ул.
“Аллаһка шөкер, бүгенге тормышым бик рәхәттә. Балаларымның кадер-хөрмәтемдә яшим, - диде Назимә әби.
Сугыш вакытының барлык авырлыкларын күргән, 10 яшеннән хезмәт йөген үз җилкәсендә тарта башлаган Назимә әбекәйгә сокланмый мөмкин түгел. Чөнки бүген дә хәрәкәттә ул.
- Сәламәт булганда, эшләү үзе бәхет бит ул. Көне буе өйдә ничек тик утырып тормак кирәк. Аллаһка шөкер, Аллаһка Тәгалә шуның кадәр рәхәт гомер насыйп иткән, – ди Нәзимә әби.
Сугыш еллары, аннан соңгы авырлыкларны бик искә алырга теләми ул. «Искә төшерә башласам, елыйсым килә, – диде. Аннары:
- Сугыш вакытын әйтеп бетерә торган түгел. Аннан соң да “суын” күп эчтек инде аның. Урманы булды. Бригадта эшләргә туры килде – нинди эш бар, берсеннән дә калмадык. Амбарында да эшләдек, печәнен дә чаптык, урагын да урдык, чөнки ул вакытта комбайннар юк. Сөйләп кенә бетерә торган түгел, дип әйтеп куйды..
Зарланырга яратмый, тормыш авырлыкларын, балачак, яшьлек хатирәләрен шушы берничә җөмлә сыйдырды да куйды ул. Күзләр генә тия күрмәсен үзенә. Күңеле шат, зиһене ачык, эчкерсез кеше Назимә әбекәй.
Урамга чыгып, карын да керәп ала. Яздан көзгә кадәр яшелчә бакчасында эшли.
- Балалар күрмәгәндә эшләргә тырышам. Югыйсә алар рөхсәт итми. Ә минем тик утырып торасым килми, – дип елмая ул.
Килене Алсу, Нәзимә әби сөйләве буенча аны килен дип тә әйтеп булмый, улы Сәлим кадер-хөрмәтендә гомер кичерә. Оныклары да, яшь киленнәр дә әби генә дип торалар үзенә.
Нәзимә әби белән 95 яшьлек юбилейда да очрашырга сүз куешырга уйлаган идек:
- Аллаһы Тәгалә ничек куша инде, – дип җавп бирде ул.
Насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев