Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Район хәбәрләре

«Нур»лар Пирамида сәхнәсендә чыгыш ясадылар

Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең «Нур» вокаль ансамбле Пирамида сәхнәсендә чыгыш ясады. Һәм икенче урынга лаек булды. Котлыйбыз.

"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең 25 еллык юбилее Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең "Нур" үрнәк вокаль ансамбле өчен уңышлы тәмамланды.

Рвйон, зона һәм дә ярымфинал, финал бәйгеләрендә җиңү яулап, Пирамида сәхнәсендә чыгыш ясау мөмкинлегенә ия булдылар. 
Шунысында әйтергә кирәк, Пирамида сәхнәсендәге гала концерт "Нур" чыгышы белән башланып китте. 

Коллективның җитәкчесе Татарстанның атказанган мәләният хезмәткәре Альбина Зәйнуллина.

Ә УНИКСта узган гала концертта исә "Ал чәчәк" үрнәк бию коллективы белән конферанс Алия Галәвиева 3 урынга лаек булганнар иде.

Афәрин, Әтнә йолдызчыклары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев