Онытылмас еллар сулышы - һәр язмада йөрәк сагышы
Район үзәк китапханәсендә Ватанны саклаучылар елы, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм районыбызның 35 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән “Онытылмас еллар сулышы” китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Кичә аншлаг белән үтте дисәк тә буладыр. Чөнки залда алма төшәрлек тә урын юк иде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов үзенең чыгышында китапны нәшер итүнең әһәмиятен ассызыклады, буыннар арасындагы күперне ныгытуда, тарихны саклауда зур роль уйнавын билгеләп үтте. Китап авторларына һәм аны төзүдә катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерде.
Мәнфүрә апа Абдуллинаның чыгышы бигрәк тә дулкынландыргыч булды. Ул сугыш чоры балачагының авырлыкларын, ачлык-ялангачлыкны, фронтка киткән әтиләрен көтүнең газапларын искә төшерде. "Бу китап – безнең буынның тарихы, без күргәннәрне киләчәк буыннар да белсеннәр өчен кирәк", – диде ул.
Читтә яшәүче якташларыбыз да үзләренең чыгышларында китапның аларга туган җирләрен искә төшерүен, тамырлары белән горурлану хисе уятуын билгеләп үттеләр. Мондый китаплар яшьләргә Ватанга мәхәббәт тәрбияләүдә бик зур әһәмияткә ия дигән фикер әйттеләр.
Китапны тәкъдир итү кичәсе тәмамлангач, кунаклар бергәләп фотога төштеләр, китап авторлары автографлар тараттылар. Һәркемнең күңелендә якты хатирәләр, горурлык хисе сакланып калды. "Онытылмас еллар сулышы" китабы Әтнә районы тарихының бер өлеше буларак киләчәктә дә кадерләп сакланачак. Китапта фаҗигале елларның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән, үз күзләре белән күргән Әтнә районының сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары турында туганнары, якыннары, балалары, онык-оныкчыклары язган истәлек-язмалар урын алды.
Әлеге истәлекле вакыйгада районыбыз җитәкчеләре, китапка кергән язма авторлары, сугыш чоры баласы – Мәнфүрә апа Абдуллина, читтә яшәүче якташларыбыз һәм башка күпсанлы кунаклар катнашты.
Чыгыш ясаучыларыбыз якыннары турындагы бик кадерле истәлекләре, берсеннән-берсе гыйбрәтле гаилә тарихлары белән уртаклаштылар.
Көтеп алынган мизгел – язма авторларына китап бүләк итү – чараның иң күркәм өлеше булды.
Йолдыз фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев