Район башлыгы кубогына хоккей ярышы
Елның-елында район башлыгы Кубогына хоккей ярышлары уза.
Быел да хоккей ярышы зурлап үткәрелде. Һава торышы да ярыш өчен мумкинлек бирде. Беренче кенне ярыш Күәм авылының боз мәйданччыгында үткәрелде.
Икенче көнне финал уеннары Яңа Шашы бозында узды.. Уеннарда Бәрәскә, Мәңгәр, Күәм, Яңа Шашы командалары көч сынашты. Җанатарларыбыз уенчыларыбызны илхамландырып, аларга көч биреп, алкышларга күмделәр.
Бик кызу уеннардан соң кубокка Күәм командасы лаек булды .
2 урын - Мәңгәр, 3 урын - Бәрәскә, 4 урын - Яңа Шашы командалары . Җиңүчеләргә грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды.
"Уенчыларыбызга һәрчак шулай спортны яратып, сау-сәламәт булуларын һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калам",- дип изге теләкләрен юллады район башлыгы Рөстәм Хисамиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев