Район үзәгендә төзекләндерү эшләре дәвам итә
Юллар яктыра, яхшыра.
Совет урамының «Дулкын» бассейны чатыннан больницага таба юнәлгән ут баганаларына, шулай ук кырыйда эшләнеп килгән тротуарга игътибар итми калмагансыздыр.
Күпләрнең хыялы чынга аша. Кемнәрнедер борчыган мәсьәлә ниһаять чишелеш таба.
Язгы-көзге чорда караңгы булган Совет урамы яктыра. Мәктәпкә йөрүче балалар өчен дә, баласын бакчага китергән әти-әни өчен уңайлы булачак хәзер.

Шушы юлдан үтеп йөргән җәяүлеләр өчен дә уңайлыклар тудырыла. Тротуардан гына йөрибез хәзер.
Шунысын да искәртәсе килә, тротуар быелга больницага кадәр килеп җитмәячәк. Бу эш икенче елга да дәвам ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев