Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Район хәбәрләре

Районда үрнәк зират

Әлегә гамәлдә булган 26 ху­җалыклы Яңа Җөлбидә бик матур итеп авыл зиратын чис­тарттылар.

Башлангычы – хәзер Олы Әтнәдә яшәүче авылдашлары Фәнис Бузунов әлбәттә. Авылда нинди күмәк эш булса да, беренче булып ул күтәрелә... Ә зират җыештыру аеруча саваплы, игелекле гамәл.
Әлеге зират эченә кергәнче үк хәйран каласың. Тышкы яктан ук капка-коймалары белән ерактан ялтырап тора. Капка аша кергәч тә исең китә. Арадан берсенең әйтүен кабатлап: “Сабантуй мәйданы диярсең, валлаһи”, дияргә кала. Шулкадәр тигез итеп кыркылган өслеккә гаҗәпләнми мөмкин түгел. Анысы бер хәл, монда үсенте, чыбык-чабыкны гына түгел, шактый юан агачларны да юк иткәннәр. Юк, башка күп җирдәге сыман шул ук зиратта якмаганнар. Тракторга төяп, кем әйтмешли, бөртеген дә калдырмыйча чүп­леккә илтеп түккәннәр. Ә бит зиратның мәйданы кечкенә түгел, хәйран ук зур. Менә шушы эшне оештыручыны ачыкладык. Инде эшләүчеләре белән танышыйк.
Чапкычлар белән ике егет – Рәдис Бузунов һәм Рәдүс Насыйбуллин эшләгән.
– Зиратны буе белән чаптылар алар, – ди Фәнис.
Үләннәрне генә түгел, агач үсентеләрен, кайбер юан агачларны, электән калган агач төпләрен дә җир белән тигезләп кискәннәр. Соңгысының тагын бер өстенлеге – Ленар Гарипов “иярләгән” трактор зират эченә кадәр кергән.
Барысы 8 көн эчендә төгәлләгәннәр. Дәүләт эшендәге сыман иртәнге 8дән кичке 4кә кадәр эшләгәннәр.
– Алдан билгеләнгән план ни­гезендә эшләдек. Башкача булмый да. Әлбәттә, баштарак авыл халкын җыеп өмә итеп тә караган идек. Алай гына җыештырып бетерерлек түгел, – ди ул.
Әлбәттә, төп терәк – фи­нанс­ларның җитәрлек булуы. Бу яктан авыл халкына ихлас рәхмәтле ул.
Кыскасы, фотодан үзегез дә күрәсездер – бүгенге көндә бөтен районда үрнәк зиратларның берсе бу.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев