Март башында Россия халкы өч көн рәттән ял итәчәк.
Бу Халыкара хатын-кызлар көненең якшәмбегә туры килүе белән бәйле, ә ял көне дүшәмбегә, 9 мартка күчерелә. Бу хакта Президент академиясе эксперты Татьяна Подольская хәбәр итте, дип яза «РИА Новости».
Шулай итеп, биш көнлек график буенча эшләүчеләр өчен ял көннәре 7 марттан 9 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Подольская шулай ук айның икенче эш атнасы кыскартылачак – ул дүрт көн дәвам итәчәк һәм 10 мартта башланачак, дип ачыклык кертте.
Бу хакта Татар информ хәбәр итә.
Нет комментариев