Сайлаулар - ул гражданлык бурычы
Район хәбәрләре

Сайлаулар - ул гражданлык бурычы

Бүген сайлау участогына иң беренчеләрдән булып килеп, үз тавышларын бирүчеләр арасында Иске Мәңгәр авылында яшәүче Мәгъфия һәм Ренат Хафизовлар да бар.

Бу гаилә парын күргәч, күңелдә җылылык һәм чиксез хөрмәт хисләре туар. Алар ярты гасыр – 50 ел бергә гомер итәләр, алтын туйларын билгеләп үткәннәр!

Ярты гасыр бергә яшәү, бер-берсенә тугрылык, үрнәкле гаилә кору – зур бәхет һәм олы хезмәт нәтиҗәсе. Ренат абый һәм Мәгъфия апа кебек лаеклы, хөрмәтле кешеләрнең безнең районда яшәве – барыбыз өчен дә зур горурлык. Аларның актив гражданлык позициясе дә, гаилә ныклыгы да яшьләргә чын-чынлап үрнәк булып тора. Ныклы гаилә – ул ныклы дәүләт нигезе!

Ренат абыйга һәм Мәгъфия апага ныклы сәламәтлек, озын гомер, балалар һәм оныклар игелеген күреп, тигезлектә, мәхәббәттә тагын да күп еллар яшәргә насыйп булсын!

 

 

 


Нет комментариев