Татарстан космонавты Сергей Рыжиков озак экспедициядән соң Җиргә кайтты
Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә туып-үскән Россия Федерациясе Герое Сергей Рыжиков Халыкара космик станциягә 73нче озак экспедициядә катнашканнан соң Җиргә кайтты. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.
Бүген, 9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көнен билгеләп үтәләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә барган «Ватан Геройларына ярдәм итү һәм аларның батырлыклары турында хәтерне саклау чаралары турында"гы видеоутырышта да әйтеп уздылар.
Роскосмос матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген Мәскәү вакыты буенча 8:04 сәгатьтә «Союз МС-27» корабленең Роскосмос космонавтлары Сергей Рыжиков һәм Алексей Зубрицкий һәм NASA астронавты Джонатан Ким утырган аппараты Казахстанның Жезказган шәһәре районында җиргә төшкән.
Бу – Сергей Рыжиковның өченче космик очышы. Бу юлы ул 245 көн Җирдән читтә булган. Ул 5 августтан 7 декабрьгә кадәр Халыкара космик станция командиры булды (хәзерге вакытта вәкаләтләр астронавт Майкл Финкка тапшырылган).
Сергей Рыжиковның космоска беренче очуы 2016 елның октябрендә – 2017 елның апрелендә (Халыкара космик станциягә 50нче озак экспедиция), ә икенче очуы 2020 елның октябрендә – 2021 елның апрелендә (64нче озак экспедиция) булган.
Фото нейросеть ярдәмендә эшләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев