Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район хәбәрләре

Әтнәдә профилактика чаралары үткәрелә

Олы Әтнә авылында да күп фатирлы йортлар бар. Менә шул күп фатирлы йортларда коронавируска каршы профилактика чарала үткәрелә.

Әлеге эшне районыбызның торак коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре башкара. 

- Барлыгы 4 йортка  - социаль ипотекага төзелгән йортларга, М.Сәлимҗанов урамындага күп фатирлы йортларга атна саен дезинфекция ясыйбыз.  Үзебез ясаган хлор  эретмәсе  белән подъезд  ишекләрен, ишек ручкаларын, почта тартмаларын,  баскыч култыксаларын, тәрәзәләрне эшкәртелә, - ди торак коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Сәфәров.

Районда коронавирус теркәлгәннән соң, дезинфекция ясауны арттырырга уйлыйлар алар.

Оешма гадәттәгечә эшли. Район үзәген чистарталар.  Халыкка хезмәт күрсәтү тиешенчә алып барыла, су белән тәэмин ителеш әйбәт. 

Фото район сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев