Зур йөк машиналары асфальтны җимереп бетерделәр
Район хәбәрләре

Зур йөк машиналары асфальтны җимереп бетерделәр

Олы Әтнә-Күлле Киме юлында асфальт ямау эшләре бара.

Бик кирәк иде ул. Чөнки таш ташучы зур йөк машиналары асфальтны иңдереп, җимереп бетерделәр. Ә инде алар аткан ук кебек тизлектә узып киткәндә, колеялы юлдагы җиңел автомобиль мескен, уңга-сулга сикерә башлый.

Хәзер ШУЛАЙ ИДЕ дип язарга була. Ремонтладылар, шөкер. Хәзер  яңа асфальттан йөргән кебек... элеккедән соң. Сезгә дә шулай тоелмыймы ул?


Нет комментариев