Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Республика матбугаты

Мандаринны ничек сайларга?

Мандариннарның ГОСТ таләпләренә туры килү-килмәвен белгечләр дә тикшерә.

Роскачество оешмасы кибеттән мандарин сатып алганда истә тотар өчен киңәш бирде. Һәр мандарин бөтен һәм чиста булырга тиеш.

Кабыгы бераз кырылган булырга мөмкин, бу җимешнең сыйфатына тәэсир итми.

«Мандариннарда авыл хуҗалыгы корткычлары зыян салган эзләр, авырулар, механик зыян килүләр, бәрелгән, киселгән урыннар булмаска тиеш», — диелгән ведомство хәбәрендә.

Мандарин кабыгында күгәрек күренсә, йомшак һәм яньчелгән урыннар булса, бу җимешне алмаска киңәш ителә. Чөнки ул инде чери башлаган дигән сүз.

Яңа ел алдыннан кибет киштәләрендәге мандариннарның ГОСТ таләпләренә туры килү-килмәвен белгечләр дә тикшерә.

Мандарин файдалы җимеш. Ул кәефне күтәрә, бәйрәм хисе тудыра. Мандариндагы, А провитамины күзләрнең арыганлыгын бетерергә ярдәм итә. В витамины матдәләр алмашын яхшырта, йокыны көйли. К витамины һәм глюкозоидлар кан тамырлары стенасын ныгыта, йөрәккә яхшы йогынты ясый. Фитонцидлар авыру тудыручы бактерияләрне үтерә, иммунитетны ныгыта.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/kibett-ge-mandarinny-nichek-saylarga/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев