Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Республика матбугаты

Әтнә театры елның беренче премьерасын - балалар мюзиклы чыгарды

Спектакль "Кече шәһәр театрлары" федераль проекты кысаларында чыгарылган

Әтнә театры сезонның беренче премьерасын чыгарды. Театрда "Бәхет кошы" мюзиклы премьерасы бара.

Спектакльнең беренчел исеме " Күк кош" булган, әмма куелыш барышында театр аны "Бәхет кошы" дип алыштырган.

Бу исем театр тарихы белән бәйле. Чөнки Әтнә халык театрының беренче куелган спектакле шул исемдә булган. Морис Метерлинкның "Күк кош" әкиятен татарчага театрның бердәнбер атказанган артисты Марат Хәбибуллин тәрҗемә иткән.

Спектакльне театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев куйган. Спектакльдә Әтнәнең алтмышлап баласы катнаша. Болар - "Алчәчәк" бию төркеме, "Конфетки" вокал ансамбле, Әтнә сәнгать мәктәбенең театр студиясе балалары.

Спектакль сюжеты буенча ике бала - Тильтиль белән Митиль Күк кошны эзләп юлга чыгалар. Спектакль "Кече шәһәр театрлары" федераль проекты кысаларында чыгарылган.

Әтнә театры “Бәхет кошы” музыкаль феериясен ай саен Казанда күрсәтергә җыена. Театр директоры Ленур Зәйнуллин кайбер театр заллары белән беренчел сөйләшүләр булуын әйтә. Әтнә театры үз тарихында беренче тапкыр музыкаль феерия жанрында спектакль чыгарды. Дәүләт драма театрларында балалар коллективлары катнашында спектакль чыгарылганы юк. Бу – беренче тәҗрибә. Морис Метерлинк әсәре буенча куелган “Бәхет кошы” музыкаль феериясендә алтмышка якын бала катнаша. Болар – районның “Алчәчәк” бию төркеме, “Конфетки” вокал ансамбле, Әтнә сәнгать мәктәбенең театр студиясе укучылары. Төп рольләрдә Әтнә урта мәктәбе укучылары – Мәдинә Хәкимова һәм Булат Мөхәммәтҗановлар. Балалар белән биюләрне “Дорога из города” хореография театры җитәкчеләре Лилия һәм Айрат Баһаутдиновлар куйган. Режисер – Рамил Фазлыев. Композитор – Юрий Федоров. Лилия һәм Айрат Баһаутдиновлар Казанда драма театрларының мондый тамашаны чыгармавын әйтәләр, мондый жанрга ихтыяҗ булачагын фаразлыйлар. Режиссер Рамил Фазлыев әлеге спектакльне бөтен залда да куеп булмавын әйтә, бу сәхнә мөмкинлекләренә һәм ут кую үзенчәлекләренә бәйле.

Әтнә театрының “Бәхет кошы” музыкаль феериясен аның 40 проценттан артык халкы караячак. Спектакль 28, 29, 30 декабрь көннәрендә һәм гыйнвар аен каникулларында тагын ике көн күрсәтелә. 264 урынлы театр залына билетлар сатылып беткән. Морис Метерлинкның "Бәхет кошы" спектакленең премьерасы кичә Әтнә театры залында үтте. Олы Әтнә авылында рәсми статистика буенча 3000 кеше яши. Шуларның 1300е спектакльне караячак. Спектакльдә 80ләп кеше – артистлар һәм алтмышка якын бала катнашуын исәпкә алсак, бу – 40 проценттан артык кеше дигән сүз. Үткән гасырда оештырылган тикшеренүләр аша чыгарылган мәгълүматлар буенча, шәһәр халкының 4-7 процент халкы театрга йөри. Камал театры соңгы елларда үз статистикасын 10 процентка кадәр җиткерә алды. Бу республикада иң зур күрсәткеч. Ленур Зәйнуллин алга таба “Бәхет кошы” спектаклен Олы Әтнәдә актив күрсәтеп булмаячагын таный. Ул бу спектакльне Казанда һәм республиканың башка шәһәрләрендә күрсәтүне оештырачакларын әйтә. Театр бу спектакль белән Россия күләмендә һәм халыкара фестивальләрдә катнашырга заявкалар бирәчәк. Спектакльнең режиссеры – Рамил Фазлыев. Хореографлар – Лилия һәм Айрат Баһаутдиновлар. Рәссам – Геннадий Скоморохов. Композитор – Юрий Федоров. Спектакль “Кече шәһәр театрлары” федераль программа кысаларында чыгарылган.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/28/178003/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев