Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

Дәү әни Ләбибә Сираҗиевадан кош теле - "Әтнә таңы"

"Әнием, әбием ашлары" бәйгесе Дәү әнием ашлары. Әниемнең әнисе Әбием була минем. Әби генә түгел әле Ул минем дәү әнием. Тәмле ашлар пешерә, Матур гөлләр үстерә. Өебезнең яме ул, Барыбыздан олы ул. Безнең дәү әниебез бик уңган. Ул пешергән гөбәдия,бәлешләрне ашап туймаслык. Ләкин аның иң яратып пешерә, без яратып ашый...

"Әнием, әбием ашлары" бәйгесе

Дәү әнием ашлары.

Әниемнең әнисе

Әбием була минем.

Әби генә түгел әле

Ул минем дәү әнием.

Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә.

Өебезнең яме ул,

Барыбыздан олы ул.

Безнең дәү әниебез бик уңган. Ул пешергән гөбәдия,бәлешләрне ашап туймаслык. Ләкин аның иң яратып пешерә, без яратып ашый торган ризыгы - кош теле. "Кош телен өстәлгә куйгач, табыннар яктырып китә". - ди дәү әниебез. Ул һәр милли бәйрәмгә, һәр ашка кош теле пешереп алып бара. Дәү әни безне кечкенәдән пешерү серләренә өйрәтә. "Кош теле" кебек тәмле телле булыгыз, күңел җылысын биреп эшләгез дип өйрәтә ул безне дә. Дөрестән дә дәү әни пешергән кош телен ашый башласаң, бетмичә туктап булмый. Сез дә пешереп карагыз әле, үкенмәссез.

5 йомырка сарысы һәм 1 йомыркага ярты балкашыктан азрак тоз, 1 балкашыкка якын шикәр комы, ярты балкашыкка якын сүндерелгән чәй содасы салып күперткәч, йомшак кына камыр басып 1 мм калынлыгында җәемнәр җәясең. Махсус кискеч белән тасмалар, тасмалардан ромбиклар кисәсең.1 шешә "Олейна" маена 1 кашык зурлыгында туңмай кушып эретәсең. Май кызып җиткәч, ромбикларны салып пешереп аласың. Кош телләре өстенә шикәр оны сибеп җибәрәсең. Сезнең алда 2 йомырка сарысы һәм 1 йомыркадан пешерелгән кош теле.

Дәү әни кош телен иң беренче 8 нче сыйныфта укыганда пешергән. "Хезмәт дәресендә өйрәнгән һәр әйберемне әни белән әтигә пешереп ашата идем, өлкән сыйныф кызлары әбиләренә, дәү әниләренә, әниләренә бәйрәм күчтәнәче ясасалар, мин бик шат булыр идем", ди дәү әниебез.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев