Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

Гөлүсә кыяр тозлый - "Банка да парлыйсы юк"

Шигъри җанлы Күшәр кызы Гөлүсә Галимҗанова кыярны менә шулай тозлый.

"Без үзебез кыяр- помидорны менә 3 ел инде  шулай тозлыйбыз, уңайлы да, тәмле дә, банка да парлыйсы юк, кыярлары да кетердәп тора, эче дә чыкмый..."- ди Гөлүсә.

 -    Банканы, кыяр-помидорларны юабыз. Банка төбенә юылган укропның өске "зонтигын", яфраклар (кем нинди тәм ярата) карлыган , чия салып, кыярларны бастырып тезәбез. Янына бер кишер,бер кечерәк суган, 1-2 тырнак сарымсак, тәмләткечләр салабыз.  Кыяр өстенә помидор салып була. 

Яшелчәләрне тутырып бетергәч,  5 бал кашыгы тоз, 10 бал кашыгы шикәр комы, 50 граммлы 2 рюмка уксус салабыз һәм краннан салкын су агызабыз. 

 Банканы  сулы кәстрүлгә утыртабыз, кайнап чыга, һәм тагын ярты рюмка уксус салабыз. Кыярларның төсе үзгәреп, оливки төсенә керә башлагач, алып стерильләштерелгән капкач белән каплыйбыз. Тәмле булсын.

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев