Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

Мичтә пешкән бәрәңге

Ларисада кунакта

Ничек кенә пешерсәңдә бәрәңге ризыгы тәмле инде ул,  бәрәңге яратучыларга.
Менә бүген дә, тәмле итеп бәрәңге пешердем.
Бәрәңге – 6 данә
2 төш сарымсак,
2 аш кашыгы ак май (слив.май эретелмәгән),
Яшел укроп.
Бәрәңгене кабыгыннан әрчемичә, чиста итеп юып, өстен икегә бүләбез яртылаш кисеп бетермичә, тозлы суга салып 10 минут тирәсе пешереп алабыз. Судан алып, салфеткага куеп 5-10 минут киптерәбез дә, табага бәрәңгеләрне тезеп өсләрен майлыйбыз үсемлек мае белән, кызган мичтә 30-40 минут пешереп алабыз.
Ак майга кушабыз 2 тырнак сарымсак (изеп), вак итеп туралган укроп, төелгән кара борыч. Барысын яхшылап болгатып, кайнар бәрәңге өстенә салып чыгабыз.
Менә шулай тәмле, хуш исле бәрәңгебез әзер!?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев