Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

“Әнием, әбием ашлары” бәйгесе "Әтнә таңы"

Дәү әни өчпочмак ясый Пешерә бәлешен дә. Вак - вак түгәрәкләр җәеп Ясый ул өлешен дә. Кабартмасы да бик тәмле Бик йомшак камыры да Баллы, майлы була аның Пешергән коймагы да. Бүген урама пешерә "Сезне сыйлыйм әле"- дип, Ә мин читтән карап торам Ничек ясый икән -дип. Йомшак кына камыр...

Дәү әни өчпочмак ясый

Пешерә бәлешен дә.

Вак - вак түгәрәкләр җәеп

Ясый ул өлешен дә.

Кабартмасы да бик тәмле

Бик йомшак камыры да

Баллы, майлы була аның

Пешергән коймагы да.

Бүген урама пешерә

"Сезне сыйлыйм әле"- дип,

Ә мин читтән карап торам

Ничек ясый икән -дип.

Йомшак кына камыр баса

Аннан җәя җәймәсен

Кызу-кызу тасма кисә

Хәзер беләм хәйләсен.

Чәнечкегә тасма урый

Китереп майга сала

Берсен ала, берсен сала

Табакка өелеп бара.

Хикмәтләре бик күп икән

Сөйләп бетәрлек түгел

Өстәл өстенә менгәчтен

Ашавы гына җиңел.

Фотоаппарат алдым да

Төшердем мин рәсемгә

Дәү әнигә әйтеп тормый

Җибәрдем аны сезгә.

Дәү әнигә бүләк булсын

Әниләр бәйрәменә.

"Чын-чын бүләк" -була инде

Җиңеп чыксам бәйгедә.

Рецебы бик гади аның

Иң беренче-"бисмилла"

Чеметеп тоз, өч йомырка,

Сала аңа бераз он

Шуңа тагын өстәп куя

Барлык күңел җылысын.

Дәү әнием. (Дәү әнием- Нәҗмиева Гөлнур Күәм авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев