Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

Пәхләвә

Киләсе ял көнендә пешереп карасыз


✅200 грамм җылы сөткә 1 чәй калагы чүпрә, 100 грамм акмай, 1 йомырка, 2 аш калагы шикэр комы, 2 аш калагы каймак, он салып, камыр басабыз. 
✅Аны 1 сәгать кабартабыз да, 10 кисәккә бүләбез. Һәрберсен юка итеп таба зурлыгында җәябез. 
✅Беренче җәймәне табага җәйгәч, акмай белән майлыйбыз , май өстенә вакланган әстерхан чикләвеге+шикэр комы кушылмасын сибәбез. Өстенә икенче җәймәне каплыйбыз, майлыйбыз, чикләвек+шикэр комы сибәбез. Һәр катламны шулай итәбез. 
✅Соңгы җәймәне җәйгәч, өстен йомырка белән майлыйбыз, соңгы катка төшеп җитмичә, ромбиклар кисәбез. Һәр ромбикка әстерхан чикләвеге куеп чыгабыз. 
✅Духовкада 30 минут пешерәбез.

Рецепт авторы Роза Закирова?

Чыганак: https://vk.com/tatarshlari?w=wall-107801917_45384

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев