Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

Реклама буенча белгечебез Гүзәл Галимҗановадан «Тещин язык» салаты

Кирәк була:

1 килограмм ташкабак (кабачки), 1 килограмм помидор, 300 грамм болгар борычы, 0,5 данә кызыл (әче) борыч, 5 тырнак сарымсак, 70 мл сыек май, 70 мл 9 % аш серкәсе, 100 грамм шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз.

Әзерләү тәртибе:
Ташкабакны һәм болгар борычын чистартып турыйбыз. Болгар һәм ачы кызыл борычны, помидорны блендерда вак­лыйбыз яки иттарткыч аша чыгарабыз. Килеп чыккан массаны зур кәстрүльгә күчереп тоз, шикәр комы, сыек май өстәп болгатабыз. Утка куябыз. Кайнап чыкканнан соң 10 минут, ташкабакны салгач 20 минут, вакланган сарымсак өстәгәч 10 минут кайнатабыз. Әзер булырга 2 минут кала аш серкәсен өстәп яхшылап болгатабыз. Һәм әзер салатны парландырылган банкаларга тутырып, калган суын өстәп чыгабыз. Банкаларны тимер капкачлар белән каплыйбыз да әйләндереп, өстенә калын әйбер каплап, суытырга куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев