Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рецептлар

Зәмзәмия апаның "Өлеш"енә җиткәне юк, пешереп карагыз

Әлеге өлешне пешерергә мәрхүмә Зәмзәмия апа өйрәткән иде. Сүзләрем, искә алуым үзенә дога булып барсын.

   Бик тәмле пешерә иде ул. 10 кешелек гаиләгә берәр данә чыга. Ун булмасагыз, соңрак җылытып ашарсыз.

Камыр өчен: 100 грамм кибет каймагы,  100 грамм маргарин, 2 йомырка, 200 грамм ( 1 стакан) сөт, тәменчә, ничек яратасыз, тоз, шикәр комы алына. Чүпрә дә, сода да, көпшәкләндергеч тә кирәк түгел, камыры каты булмый.

Эчлек өчен:1 кг 200 грамм тавык ите, ( агы да, боты да ярый, минем  үлчәп торганым юк, Зәмзәмия апа мәктәп ашханәсендә эшләгәч, граммлап бирде) һәм бәрәңге алына. 

140 грамм сыер (ак май) маенда суганны (чамалап алыгыз)  кыздырырга онытмагыз, бөтен "изюминка"сы шушында. Камыры бик тәмле була. (Зәмзәмия апа "Менә шушы кызган суганлы май тәм бирә аңа," дигән иде).

Эш барышы гадәттәгечә, катнашмаларны салып уртача бик каты булмаган камыр басасыз, ял иттерәсез азрак. "90 грамм камыр өлешнең  астына, 30 грамм өстенә алына", дигән иде Зәмзәмия апа. Әйткәнемчә, мин үлчәмичә, чамалап кына пешерәм. Камыр өстенә бәрәңге, ит салгач, суганлы май сибәсез дә, бөреп ясап бетерәсез.

    Бу рецепт аның "фирменное блюдо"сы булгандыр, үзем өчен генә биргән иде. Рамазан аенда үзенә дога булып барсын, кызганыч,  әтисенең исемен белмим.

Күп төрле камырдан пешереп караганым булды, тик бу камырга җиткәнен тапмадым.  Беренче тапкыр тәкъдим итәм. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев