Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

"Аккошлар өчен борчылырга кирәкми. Казлар кебек кабул итегез" - Белгеч җавабы

Фидаил Кадимовның язмасына "Ашыт" сакланышы җитәкчесе Рамил Сабиров белән инспектор Гөлнара Абдрахманова җавап бирде.

    -   Кешеләрнең аккошларга  битараф булмаулары бик яхшы! Ләкин борчылырга урын юк. Аккошларның май катламнары һәм мамыклары туңарга ирек  бирми. Ашытта аларга азык житәрлек. Россиядә, Татарстанда да су катмаган жирдә аккошларның кышка калган очраклары, урыннар да бар. Кеше азык биреп киресенчә аккошларга  зыян китерергә мөмкин. Безнең инспекторлар көндә аларны барлап, күзәтеп йөри. Минус 15 градус  салкын булса гына  туңалар алар, ә ипи бирү бөтенләй ярамый дип җавап бирде инспектор Гөлнара Абдрахманова.

 - Аккошлар өчен борчылырга кирәкми. Казлар кебек кабул итегез сез аларны. Аккошлар булгач йөрәгегез авыртадыр. Аккошлар кебек үк сыерчыклар да, казлар да шундый сынау алдында калды. Аларны гадәти кабул итәсез бит. Акошлар да казлар кебек, елга бозга капланса алар басудан кукуруз калдыкларын эзләп ашый алалар. Казлардан өстенлекләре дә бар, ризык табу мөмкинлекләре зуррак. Елга капланса, елга өстендәге үсемлекләр күп, алар аның белән дә туклана. Сезнең кебек үк аларны без дә күз уңыннан югалтмыйбыз. 12 аккош кайтса да, аларның барысы бездә төпләнеп үк калмас, анысына да әзер торыгыз. Аның бездә калса 3-4 пары калыр, дип уйлыйм. Ә борчылуыгызга рәхмәтлемен, - ди Ашыт сакланышы җитәкчесе Рамил Сабиров.

Күңелләр тупасланмаган әле, Аллаһка шөкер. Һава торышы да җылына, диләр синоптиклар. Хәерлесе булсын. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев