Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Шөгыль

Авылны үз иткән шәһәр кызы

“Өендәге хәлне күршегә кереп сора”, – дип әйтәләрме әле? Райондашыбыз Резеда Хәйруллина белән танышып китүем дә шулайрак булды.

Группада “Әтнәдән” дигән сүз күземә чалынды. Кызыксынып киттем. “Тырыш кызлар бакчада” дип аталган бу группа бакчачылык белән чынлап торып шөгыльләнгән кызлардан тора. Ә җитәкчеләре – Резеда Хайруллина үзе Казак Үртәме авылында гомер кичерә.
Әлмәт районында туган Резеда безнең якларга 2011 елда кайта. Тормыш иптәше вафат, дүрт бала белән тол кала. Авылның табигатенә гашыйк була, бик ошата ул бу якларны. Югыйсә, тормышы көйләнгән, урта һөнәри белеме бар – төзелеш техникумын тәмамлаган, хәрби сак хезмәтендә эшли. Тик әбиләр әйтмешли, “Җыясы ризыгың булса”мы... Тиң парын да очрата биредә, Азат белән тормыш корып җибәрәләр. Башта әти-әниләре белән торсалар, соңрак өлкәннәр ярдәме белән үз нигезләрен булдыралар. Аңарчы авыл тормышының бөтен кыенлык­ларын узарга туры килә – мич ягып өй җылытуны да, газ балоны белән ашарга пешерүне дә үз җилкәсендә татый ул. Резеда өчен иң кыены – район үзәген авыл белән тоташтыручы юллар була. Ай, ул юллар. Монысына шушы көннәрдә Казак Үртәменә баргач үземә дә тагын бер кат күреп инанырга туры килде. Тигез, шома тәгәрәп барган асфальт юлдан Каенсар авылы өстеннән Казак Үртәменә борылуга, билләһи, үзеңне кире 80 елларга кайткандай хис итәсең.  Киң юлның бер ягыннан трактор эттереп бара иде баруын, тик без килгән яктагы чокырларны күрсәгез. Дөресен генә әйткәндә, районда шул дәрәҗәдә начар юл барлыгын күреп йөрәгем әрнеде. Бу авылда да шул ук кешеләр яши бит, аларга берничек тә ярдәм итеп булмый микәнни соң?
Резеда да баштарак юлларга игътибар итми, күбрәк аны авылның матурлыгы, борыңгылыгы кызыктыра. Тик менә яз-көз көннәрендә... “Кая эләктем мин?” – дип үз-үзенә сорау бирергә генә кала.
Аның бакчачылык белән кызыксынуы үзе әйтүенчә, әтисеннән килә. “Әти бакча эшен бик ярата иде, җиләк-җимешләрне бер- берсенә ялгап үстерүне дә мин аннан өйрәндем. Әлмәттәге бакчада да нинди генә җимеш агачларын үстермәдем. Монда да үз йортыбыз белән яши башлагач, элекке хуҗалардан калган бакчаны чис­тартып, агач үсентеләре утырта башладым”, – ди. Бакчасында – терн, груша, карлыганның – агы, карасы, кызылы, сарысы, ежевика, алмагач, хәтта лимонник дигән ят җимеш агачы да үсә. Монысының җимешләре чия төслерәк, кып-кызыл була, ә тәме цитрусныкыларныкын хәтерләтә икән. Әлмәттән алып кайтып утырткан, абыйсының төсе итеп үстергән «Антоновка» сортлы амагачы күп еллар җимеш бирмәгән. “Тимер кадаклар да кагып карадым, күгәргәннәрен төбенә күмдем. Аптырагач, агачны кочаклап, елый-елый сорадым, абыем төсе бит, җимешләрен дә күрәсе килә. Ходайның рәхмәте, быел чәчәккә бөреләнеп, бик матур итеп утыра шул алмагач”, – дип куанычы белән дә уртаклашты.
Авыл булгач, бар да авылча инде.Бәрәңге, чөгендер күпләп утырталар. Яңа гына лапас төзеп куйганнар. Лапас тулы маллары – сыеры, сарыгы, кәҗәсе, кош-корты да бар. “9 май бәйрәме көнне танабыз бозаулады. Группа белән исем эзләдек бозауга, – дип көлә Резеда. – Анда кызлар белән дуслашып – туганлашып беттек дисәм дә, ялгышмам. Бакчачылык буенча үзара киңәшләшәбез, чәчәкләр үстерү серләрен дә өйрәнәбез”, – ди ул. Моннан тыш, Резеда тирә-яктагы авылларга яхшы таныш аш- су остасы да. Вацапта “Тәмлетамак”,   “Вкусняшки”, “Тәмләп ашыйк – матур яшик” кебек группаларны алып бара. Халык медицинасы белән бәйле группасы да бар аның. Кыс­касы, бар яктан да булган ул.
Резедадан киңәш
Гортензиягә барыбыз да сокланып карыйбыз. Бер яктан, аны карауга артык көч сарыф итәсе дә юк кебек – куак кебек үсә, утыртып куйдың да, су сиптең – шуның белән шул. Тик күпләр чәчәк аттыралмый интегә. Ә моның үз сере бар. Төбенә тозлы су, мочевина, яисә бер кап кефирны су белән болгатып сипсәгез, үзгәрешләргә үзегез дә гаҗәпләнерсез. Тик яфрак­ларына, тамырына тимәсен, бары кырыйларына сибү кирәк. Гортензия марганцовкалы суны да бик ярата.
Борычны мин болай итеп утыртам. Башта бер юл сызам. Аның өстенә тирес, черемә салам һәм кайнап торган су агызам. Өстен полиэтилен белән каплыйм. Гадәттә, бу эшне иртән башкарам. Кичкә җылынып торган урынга борыч утыртам.
Помидорны да нәкъ шулай, бераз яткырып утыртырга кирәк. Алар үсеп, үзләре турая.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев