Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

73 әтнәлегә яман шеш табылу куркынычы яный

Диспансерлаштыру үтәбез. Быелгы планлы тикшерүне 2006 кеше узарга тиеш.

2006 кешенең 1545 кешесе быел узарга тиешле диспансер тикшерүен үткән инде.

     Үтеп кенә түгел, биргән анализлар ничек кайтыр дип,  дер калтырап торасы да бар бит әле. Ярый сау-сәламәт булсаң. Ә булмасаң. Сәламәт мин дип йөреп тә, кабат тикшеренергә чакырсалар.  Диспансер тикшерүе узган 362 кеше менә шул рәвешле  икенче этапта тикшеренәчәк быел.

- Быелгы диспансер тикшерүе узган ике кешедә яман шеш авыруы табылды. Алар икесе дә операция ясаттылар. Моннан тыш шик астына эләккән, яман шеш авыруы табылу ихтималы зур булган 73 кеше  кабат тикшеренү уза. Аның икесенең маммография анализы, икесенең ПСА ( мәни бизләре авыруын тикшерү нәтиҗәсе), 69 кешенең тизәк анализы кабат тикшерү сорый. Берүк бу анализлар әйбәт кайта күрсен. Гомумән алсак, ел саен диспансерлаштыру тикшерүе узу  нәтиҗәсендә 3-4 кешедә яман шеш авыруы табыла. Узган ел исә 8 кешедә яман шеш табылды, - ди баш табиб урынбасары Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова.

Диспансер тикшерүе узмаган булсагыз, ашыгыгыз. Безнең  сәламәтлек табибларга түгел, үзебезгә кирәк. Авырмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев