Сәламәтлеккә үзгәрүчән һава торышы авыр тәэсир итә.
Вируслар да нәкъ менә шушындый һава торышын яраталар. Шул сәбәпле сулыш органнары ялкынсынуы белән авыручылар саны да үзгәреп тора.
- ОРВИ белән авыручыларны күзәтеп торабыз, бу саннар уйнап тора, узган атнада 2 бала авырып килде, аның берсендә үпкә ялкынсынуы булырга мөмкин дип Казанга җибәрдек, тагын 3 олы кеше вирус йогып, больницага мөрәҗәгать итте. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз. Кулыгызны сабынлап юыгыз, борын куышлыгын гел чайкатып торсагыз яхшы, - ди район больницасының табиб эпидемиологы Азат Гыймадиев.
Гриппка каршы ясала торган вакциналарны бүген-иртәгә кайтыр дип көтәләр.
С.Мингатина фотосы
Нет комментариев