25 июльдә больница ишегалдында эшләгән донор машинасына барып, кан бирә аласыз, дип язган идем.
Кан бирәсе булсагыз, алдан майлы, тозлы, төрле тәмләткечләр, бик "острый" ризыклар ашамаска кирәк, дип язган идем http://atnya-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/irtg-730-sgatk-kilep-itlr.
Махсус кан алу җайланмалары белән җиһазланган машина килде, иртәдән эшли. Кан бирергә килүчеләр дә җитәрлек.
Машина килгән саен кан бирүчеләр дә бар. Таләпләр дә элеккечә, уңайлыклар да тудырылган.
- Бәлки кем дә булса без биргән кан белән исән калыр. Хәвеф-хәтәр хәзер адым саен, - диләр кан бирергә килүчеләр.
Нет комментариев