Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Эксперт: Вирус мутацияләнүен дәвам итсә, коронавирустан үлүчеләр саны артырга мөмкин

Саклануның бердәнбер алымы – вирус вакцинага ияләшергә өлгермәсен өчен, дөньяда мөмкин кадәр күбрәк кешене максималь кыска вакыт эчендә вакцинацияләү.

Вирус алга таба мутацияләнүен дәвам итсә, яңа коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны артырга мөмкин. Саклануның бердәнбер алымы – вирус вакцинага ияләшергә өлгермәсен өчен, дөньяда мөмкин кадәр күбрәк кешене максималь кыска вакыт эчендә вакцинацияләү. Бу хакта ТАСС агентлыгы аеруча куркыныч инфекцияләр буенча белгеч, табиб-иммунолог, медицина фәннәре докторы Владислав Жемчуговка сылтама белән хәбәр итә.

Яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча федераль оператив штабның соңгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россиядә коронавирустан үлүчеләр саны бер тәүлек эчендә пандемия тарихында тәүге тапкыр 815кә (бер көн элек 808 иде) җитте. Шартлы үлем-китем очраклары 2,58 процентка кадәр артты, диелә штаб мәгълүматларында.

«Штамм үзгәргән очракта, вафат булучылар артырга мөмкин. Ә ул вирус өчен зур файда алу ягына таба үзгәрә, ягъни таралу, күзәнәкләргә үтеп керү тизлегенә ярдәм итә торган мутацияләр сайлап алына», - диде Жемчугов.

Ул билгеләп үткәнчә, вирусның мондый адаптациясе — шул исәптән вакцинациягә җавап та. «Чөнки вакцинация — куәтле селекция факторы. Яңа штаммнар вакцина иммунитеты йогынтысыннан качачак. Бу – нормаль логик элемтә», - диде белгеч.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/14-08-2021/ekspert-virus-mutatsiyal-n-en-d-vam-its-koronavirustan-l-chel-r-sany-artyrga-m-mkin-5833773

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев