Физик күнегүләрнең ун төп өстенлеге
Әтнә үзәк район хастаханәсе табиб-терапевты һәм ЛФК табибы Гөлгенә Сәгъдиева киңәш итә.
Әтнә үзәк район хастаханәсе табиб-терапевты һәм ЛФК табибы Сәгъдиева Гөлгенә Фәрхәт кызы даими физик күнегүләрнең ун төп өстенлеге исемлеген төзеде.
Менә алар: Иммун системасын ныгыту.
Даими күнегүләр организмга инфекцияләргә һәм авыруларга каршы торырга ярдәм итә.
Йөрәк һәм кан тамырларына ярдәм.
Физик активлык йөрәкнең ишемик авыруы, инсульт һәм артериаль гипертензия үсеше куркынычын киметә.
Мускулларның чыдамлыгы һәм көче арту.
Актив йөкләнешләр мускул тонусын яхшырта, көч һәм чыдамлыкны арттыра.
Стресска чыдамлык һәм яхшы кәеф.
Спорт белән шөгыльләнү стрессны киметә торган һәм хис — кичерешләрне яхшырта торган бәхет гормоннары-эндорфиннар эшләп чыгаруга ярдәм итә.
Матдәләр алмашын яхшырту.
Физик күнегүләр метаболизмны тизләтә, нормаль авырлыкны сакларга һәм гомуми хәлне яхшыртырга ярдәм итә.
Буыннарның хәрәкәтчәнлеген саклау.
Хәрәкәт сеңерләрнең сыгылмалылыгын һәм эластиклыгын саклый, артрозлар һәм артритлар үсешен булдырмый кала.
Остеопорозны профилактикалау.
Даими физик йөкләнеш сөякләрне ныгыта, сөяк массасы югалуны булдырмый һәм сыну куркынычын киметә.
Яхшы йокы.
Уртача физик активлык йокы сыйфатын яхшырта, йокысызлыкны киметә һәм иртәне күтәренке итә.
Актив тормышны озайту.
Актив тормыш рәвеше алып баручы кешеләр акыл ачыклыгын, Яхшы хәтерне һәм тулы канлы яшәү сәләтен озаграк саклыйлар.
Тормыш сыйфатын яхшырту.
Активлык шатлык, үзең һәм әйләнә-тирә дөньядан канәгатьлек хисе бирә.
Даими хәрәкәт итә башлагач, сез бик тиз үзгәрешләрне тоячаксыз!
Гөлгенә Фәрхәтовна исегезгә төшерә: сәламәтлегегезгә туры килә торган спорт төрен сайлагыз. Сәламәт һәм энергияле булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев