Олы Әтнә балалар бакчасында  -  карантин
Сәламәтлек

Олы Әтнә балалар бакчасында - карантин

Районыбызда сулыш юлы авыртулары белән чирләүчеләр кимеми. Аеруча балалар авырый. Әле генә Күәм балалар бакчасында карантин беткән иде.

Бүгеннән Олы Әтнәнең "Кояшкай" балалар бакчасындагы ике группа карантинга ябылды. 

- Бер группада - 55 процент, икенче группада 44 процент балалар авырый. Калган балаларның сәламәтлеген саклау өчен, 

"Роспотребнадзор" идарәсенең Арча-Биектау территориаль бүлегенә бакчага карантин кертү кирәклеген сорап мөрәҗәгать иттек. Бүгеннән бу  ике группа карантинга ябыла,- диде табиб-эпидемиолог Азат Гыймадиев.

- Бүген бу ике группага йөрүче балалар килмәде, калган группаларга балалар килде...- диде "Кояшкай" балалар бакчасы мөдире Әлфия Исламова.


Нет комментариев