Татарстанда COVID-19 авыруының 49 яңа очрагы теркәлгән
Пандемия башлаганнан бирле республикада 18 534 кеше коронавирус йоктырган.
Узган тәүлектә Татарстанда COVID-19 авыруының 49 яңа очрагы ачыкланган. Шулардан 48 кеше авыруны элемтә юлы белән йоктырган, 1 кеше читтән эләктергән.
Республиканың коронавируска каршы көрәш буенча оперштабы хәбәр иткәнчә, 18 кешене хастаханәгә салганнар. Тагын 31 кеше өйдә дәвалана.
Авыручыларның күбесе — 23 кеше Казанда ачыкланган, Чаллыда һәм Баулы районында 5 кеше, Азнакай, Апас, Балтач, Алабуга, Лениногорск районнарында берәр кеше, Буа һәм Кама Тамагы районында икешәр кеше, Яшел Үзәндә өч кеше, Биектау районында дүрт кеше коронавирус белән авырый
11 мартка Татарстанда COVID-19 авыруының 18 534 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле 15 171 кеше коронавирус белән авырып терелгән, шулардан 53 кеше — узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев