Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар кимүен дәвам итә

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар кимүен дәвам итә.

Соңгы тәүлектә коронавирусның 151 очрагы (бер көн элек 158 иде) ачыкланган.

Шул ук вакытта, хастаханәгә озатылган һәм савыккан пациентлар саны да кими.

11 пациент (бер көн элек – 15) хастаханәгә китерелгән, 161 кеше (бер көн элек – 162) терелгән.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 203 072 очрагы ачыкланган, 200 090 кеше савыккан.

Коронавирустан вафат булучылар саны инде бер айдан артык үзгәрми, бүгенге көндә ул 2010 кеше тәшкил итә. Бу хакта соңгы мәгълүмат 20 гыйнварда чыккан иде.

Тулаем алганда, Россиядә соңгы тәүлектә 8989 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган. 602 пациент хастаханәгә озатылган, 8160 кеше терелгән. 31 кеше инфекция корбаны булган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев