Татарстанда тагын 51 кеше коронавирус йоктырган
Республикада узган тәүлектә 95 кеше әлеге авырудан терелгән.
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 51 яңа теркәлгән.
«Барлыгы шундый 18 235 очрак теркәлде», — дип сөйләде «Татар-информ» да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Аның сүзләренчә, белгечләр бер тәүлектә ковидка 7,7 мең тест ясаган. Татарстанда яшәүче 5 281 кеше табиблар күзәтүендә, алар авырган кешеләр белән элемтәдә булган яки коронавирус йоктырган булырга мөмкин.
Республикада яшәүче 14 937 кеше (узган тәүлектә — 95) коронавирустан терелгән, дип өстәде Татарстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары Владимир Жаворонков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев