Татарстанда узган тәүлектә 318 кеше коронавирус йоктырган
Сәламәтлек

Татарстанда узган тәүлектә 318 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда тагын 318 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган.

Стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителгәнчә, 20 кеше хастаханәгә китерелгән, 83 пациент бу чирдән терелгән.

Пандемия башланганнан алып, Татарстанда Covid-19 инфекциясе йоктыруның 183 465 очрагы теркәлгән. 1 482 548 кеше вакцинациянең тулы курсын узган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-uzgan-taulekta-318-kese-koronavirus-ioktyrgan-5861224


Нет комментариев