Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда узган тәүлектә 51 кеше коронавирус йоктырган

18 пациент хастаханәдә, 33 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда коронавирусның 51 яңа очрагы теркәлгән. 4 кеше авыруны читтә, калганнары аралашу юлы белән йоктырган.

«18 пациент хастаханәдә, 33 кеше өйдә дәвалана», — диелә Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Ковид йоктыручыларның иң күбе Казанда (32) ачыкланган. Чаллыда биш кеше, Лениногорск районында өч, Бөгелмә районында ике кеше авырган.

Актаныш, Алексеевск, Биектау, Зәй, Лаеш, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман һәм Тукай районнарында берешәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан бирле республикада 24,6 мең кеше коронавирус белән авырган, 21,7 меңе дәваланып беткән.  

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/15-08-2021/tatarstanda-uzgan-t-lekt-51-keshe-koronavirus-yoktyrgan-5833831

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев