Әтнәдә 13 кешедә табылган
Сәламәтлек

Әтнәдә 13 кешедә табылган

Татарстанда соңгы тәүлектә 2 120 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган.

Татарстанда соңгы тәүлектә 2 120 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Бу алдагы көнгә караганда азрак (2233), дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

"Авыручыларның 245е хастаханәгә салынган. 18 яшькә кадәрге балалар саны - 340 кеше», - диделәр ведомствода.

Иң күп чирләүчеләр Казанда теркәлгән - 815 кеше. Чаллыда - 121 очрак, Түбән Кама районында 94 очрак теркәлгән, Әтнәдә 13 кешедә ачыкланган. 


Нет комментариев