Яңа Әтнә мәдәният йортында бәйрәм арты - бәйрәм.
Балаларның кышкы каникулларын күңелле, үзенчәлекле уздыру өчен нинди генә уеннар оештырмаганнар биредә, күчтәнәчләре дә шактый. Сабыйларның йөзләрендә шатлык чагыла, барысы да канәгать. Бәйрәмнәрдә "мода"га кереп киткән "аю"да килгән. "Балаларны хәзер шоколад-кәнфит белән генә шаккаттырып булмый, Кыш бабайга караганда да күбрәк "аю"ны көтәләр", - ди мәдәният җитәкчесе Алсу Гыйләҗева.
Нет комментариев