Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Алты ел эчендә Татарстан экологиягә 60,5 млрд сум акча керткән

Табигатьне саклау чараларына Татарстан алты ел эчендә 60,5 млрд сум акча күчергән һәм берничә миллион кешенең яшәү шартларын яхшырткан. Бу хакта бүген Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков хәбәр итте. Ул бу саннарны Бәшир Рәмиев исемендәге Казан IT-паркында «Идел» клубының эксперт дискуссиясе вакытында китерде.

«Татарстан — нефть-газ химиясе республикасы. Төбәктә сәнәгать предприятиеләре ягыннан тулы аңлау булуы мөһим. Татарстанда бизнес һәм хакимият арасында диалог бар. Экологик проблемаларны хәл итүдә безгә фән ярдәм итә», — дип билгеләп үтте ул.

Спикер мәгълүматларына карганда, экологиягә салынган 60,5 млрд сумның 17,9 — бюджет акчасы. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә 65 млрд сумлык зыян булдырылмый калган. Төбәкнең 3,5 млн кешесе өчен экологик яшәү шартлары яхшыртылган. 2023 елда гына да әйләнә-тирә мохитне саклауга 10 млрд сумнан артык акча юнәлтелгән, аларның яртысы диярлек — төбәк предприятиеләре акчалары.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан ил Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик үсешенең уннан артык юнәлешен үз эченә ала, алар арасында — «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» проектлары.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев