Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында беренче сентябрь - Белем бәйрәме

Район мәктәпләрендә генә түгел, һөнәри белем бирү учреждениеләрендә дә бәйрәм чаралары узды бу көнне. Быел традицияне үзгәртеп, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына юл алдым.

Шөкер, көне дә матур булды. Акрын гына, соңгы елларда бик зур үзгәреш кичергән Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының бас­кычыннан атлап төшәм. Сүз дә юк, бик матур хәзер биредә. Территориясе үк чиста, матур. Студентлар ишегалдында ук мәш киләләр. Аларны читтән күзәтеп торуы күңелле. Күрешәләр, сөйләшәләр, уңайсызланып кына басып торучылар да бар. Болары беренчеләрдер инде. Әнә, әти-әниләр дә күренә. Иске Кишет авылыннан килгән ханым: “Кече улым Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының механика бүлегенә укырга керде. Бәйрәм чарасын махсус карарга килдем”, – диде.
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына Татарстанның төрле районнарыннан гына түгел, Марий Эл, Чувашия, Башкорстан республикасыннан, Киров, Оренбург, Волгоград, Самара, хәтта Свердловск өлкәсеннән килеп укучылар бар. Бер юлы техникум укучылары белән очрашуга менгәч, бик ерактан бирегә укырга килгән кыз баладан Әтнә техникумын каян эзләп таптың, дип сораган идем. Интернеттан эзләп табып, укырга килүе турында әйткән иде ул. Курыкмыйча бирегә кадәр килүенә, яшьләрнең шундый “йөрәкле” булуларына шаккаткан идем. Хәер, биредә тору өчен капиталь ремонт үткәрелгән тулай торак бар. Студентлар өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Бу хакта бәйрәм чарасында катнашкан район советы рәисе урынбасары Фәрит Нуриев тә ассызыклап үтте. 
Бәйрәм барышында техникум директоры Резеда Гарипова алдагы уку елында бары тик яхшы билгеләргә генә укыган һәм дә Республика, Россиякүләм бәйгеләрдә җиңү яулаган студентларны бүләкләп узды. Бәйрәм барышында шулай ук җәйге чорда күмәк хуҗалыкларда хезмәт куйган егет-кызларга, кунак буларак килгән җитәкчеләр рәхмәт хатлары тапшырдылар. Әлбәттә инде, конверты да бар иде. Матур күренеш, егет-кызларны авыл хуҗалыгына җәлеп итү өчен дә бер стимул инде бу.  
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында барысы 480 студент белем ала. Болар булачак электромонтажниклар, пешекче-кондитерлар, механиклар, бухгалтерлар, ветеринария белгечләре. 
Тагын бер фактка тукталып узасым килә. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы коллективы, укытучылар студентлар белән берлектә махсус хәрби операция зонасында катнашкан ир-егетләребезгә даими ярдәм итеп торалар. Районыбыздан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең 41-е Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында белем алучылар. Бу әле чик түгел, чөнки башка районнардан да махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр бар икән. “Алга таба да бу юнәлештә эшлиячәкбез, чөнки башка районнардан да егетләребез бик күп”, – дигән иде техникум директоры укытучыларның август киңәшмәсендә “Махсус хәрби операциядә катнашучылар – безнең чыгарылыш студентлары” исемле стенд белән таныштырган вакытта.
Яңа уку елы да уңышлы булсын уку йортының. Ә укытучыларга сабырлык белән исән-имин эшләүләрен телим.  

– Биредә укырга һәркайсыгызга уңайлы, кызыклы булыр дип ышанам, Яшәү өчен тулай торагы, шөгыльләнер өчен заманча лабора­торияләре бар, – диде. 
Шулай ук техникум директоры Резеда Гарипова да үз чыгышында биредәге уңай мөмкинлекләргә, заманча технологияләргә басым ясап узган иде. 
Белем бәйрәменә махсус кайткан кунак – Татарстан Республикасының Дәүләт советы депутаты Камил Нугаев исә, Әтнә техникумында белем алып, республикакүләм танылган, зур уңышка ирешкән җитәкчеләрне санап узды. Әйе, горурланырлыгы бар техникумның. Зур җитәкчеләр булмасалар да, биредә белем алып чыккан егет-кызларның да күбесе тормышта үз урыннарын тапканнар. 

Студентларны бәйрәм белән котларга килгән район советы рәисе урынбасары Фәрит Нуриев, Татарстан Дәүләт советы депутаты Камил Нугаев та һәркемгә ихлас теләкләрен җиткерделәр. Үз чыгышларында һәркайсы авыл хуҗалыгының район өчен әһәмиятен ассызыклап, яшь белгечләрнең киләчәктә зур өметләр аклаячагына ышаныч белдерделәр.

2025/2026 уку елында Әтнә авыл хүуҗалыгы техникумына барысы 145 студент укырга кергән. Болар киләчәктә буласы техник-механик, ветеринарлар, бухгалтерлар, пешекчеләр һәм электрмонтажниклар.

Бәйрәм чарасы студентларның чыгышлары белән үрелеп барды. Студентларның җыр-биюләре һәркемне сокландырды.

Бәйрәм ахырында студентлар бергәләп фотога төштеләр. Бу көн аларның хәтерендә озак сакланыр, мөгаен. Белем көне – ул яңа өметләр, яңа максатлар көне. Һәр студентның йөзендә шатлык, дәрт күренә иде. Яңа уку елы барысы өчен дә уңышлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев