Әтнә районы Ары авылында янгын булды
Ары авылында бер хуҗалыкта янгын чыгып, сарай һәм йортның түбә өлеше янды. Аларның гомуми мәйданы 250 метр квадратны тәшкил итә..
Кичә районыбызның Ары авылында янгын чыгу турында 108 янгын бүлегенә хәбәр килә. Янгын сүндерү техникалары тиз арада әлеше авылга җибәрелә.
Янгын сүндерү техникалары килгән вакытта шәхси йортның сараенан ут ялкыны күренә, шулай ук йортның түбә өлешендә кара төтен чыгуы күзәтелә. барлык көч янгын сүндерүгә юнәлдерелә. Йорт хуҗалары бирегә ял вакытларында гына кайта торган булалар.
Янгын нәтиҗзәсендә сарай яна һәм йортның түбә өлешенә зыян килә. Йортның эчке өлеше уттан зыян күрми. Бүгенге көндә бу эш буенче тикшерү эше бара. Беренчел тикшерү нәтиҗәләре буенча электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу очрагы тора.
Фото ватсап челтәреннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев