Әтнәдә сайлаулар  башланып китте
Соңгы хәбәрләр

Әтнәдә сайлаулар башланып китте

18,19,20 сентябрь - бердәм тавыш бирү көннәре. Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар үтә.

Әтнә районында да 18 сентябрь көнне иртәнге сәгать 8.00дән сайлау участоклары эшли башлады.

Сайлау участоклары кичке сәгать 20.00гә кадәр эшли.

Сайлау участоклары ишекләрен ачканчы ук, сайлаучылар үз участокларына ашыктылар. Кемнәрдер эшкә барганчы, кемнәрдер барасы җире булып, вакытында сайлап китәргә ашыкты. Шунысы куанычлы араларында беренче тапкыр тавыш бирүче яшь гражданнар да бар иде.

Олы Әтнә авылының 947нче сайлау участогында да иртәдән кеше участогына килде. Биредә грипптан привика ясау да оештырылган. Сайлаучылар арасында килгән килеш, прививка ясатып китәргә дә теләделәр.


Нет комментариев