Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Әтнәдә «Жиз самавыр» фестивале: быел балалар коллективлары да күп иде

Кышлау авылында «Жиз самавыр» фестивале кабат фольклор коллективларны бергә җыйды.

Бүген Әтнә районы Кышлау авылында, «Маһитап» чишмәсе янында «Җиз самавыр» ачык фестивале узды. Фестиваль районда дүртенче тапкыр үткәрелә. Катнашучылар фольклор этнографик күренеш, халык җыры, халык биюе, инструменталь башкару  номинацияләрендә чыгыш ясады.

«Җиз самавыр» фестиваленең килеп чыгышы самавыр агарту йоласы белән бәйле. Бу хакта фестивальне алып баручылар кыскача тарихы белән таныштырдылар.

«Чәчүләр беткәч, Сабан туе бәйрәме алдыннан Кышлау авылының хатын-кызлары самавыр юарга чишмәгә төшә торган булганнар. Авыл зур, хуҗалык күп булу сәбәпле, самавыр агарту 4-5 көнгә сузылган. Самавырларны җырлашып, милли уеннар уйнап чистартканнар. Бөек Ватан сугышыннан соң әлеге йола үз көчен югалткан. Без шул күркәм йоланы кире кайтардык», – диделәр алар.

«Җиз самавыр» фестиваленә килгән катнашучыларны, иҗади коллективларны Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Каюмов сәламләде.

«Мондый фестивальләр үткәрү бик мөһим. Фестивальләр ярдәмендә борынгы гореф-гадәтләр, йолаларны үстерәбез», - диде ул. Ераклардан шугы фестивальгә килүчеләргә рәхмәтен җиткерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев